Җәмгыять һәм без

Минфин: авылга күчкән медикларга түләүләр дәвам итәчәк

Татарстанда медикларга 50 меңгә кадәр халкы булган авылларга һәм шәһәрләргә күченгән өчен компенсация түләүне дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Түләүләргә РФ гражданнары булган һәм максатчан килешү буенча йөкләмәләре булмаган табиблар, фельдшерлар, акушеркалар һәм шәфкать туташлары хокуклы.  

 Табибларга 1 млн. сум, фельдшерларга һәм акушерларга 0,5 млн. сум түләнә. Барып җитү авыр булган территориягә күченгәндә сумма 1,5 млн. га кадәр һәм 750 меңгә кадәр арта. Компенсация түләүгә өстәмә 30 млн сум ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына бүлеп бирелгән инде.

Чыганак: «Татар-информ».


Нет комментариев