Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кече Болгаер авыл китапханәсендә «Картая мени соң йөрәк» дип аталган кичә узды.
Кичәне авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина башлап, өлкәннәргә җылы теләкләрен ирештерде. Матур җырлар белән үрелеп барган кичәдә өлкәннәрнең тапкырлыклары да сыналды, зиһеннәре дә тикшерелде. Укылган матур әдәбият хакында да фикер алышынды.
“Уйлау сәләтләре дә бик югары дәрәҗәдә булуларын да дәлилләп бирде өлкәннәребез. "Гаилә тарихы йөрәк китапларында" дип аталган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар”, - ди Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина.
Өлкәннәр соңыннан чәй табыны артында бакчаларда өлгергән көзге муллыктан әзерләнгән ризыклар белән сыйландылар.
Нет комментариев