Морзалар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, «Бирик әле йөрәк җылысын» дип исемләнгән тематик кичә үтте.
Чарага китап сөюче өлкәннәр һәм волонтерлар чакырылды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев өлкәннәргә изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кунаклар яшьлекләрен искә алып, җырлап, шигырьләр сөйләп күңел ачтылар. Чәй табыны артында бер-берсе белән аралашып, хатирәләре белән уртаклашып ял иттеләр.
“Элек-электән олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Бу бүген дә шулай дәвам итә. Өлкәннәребез һәрчак ярдәмгә ашыгып, илгә-көнгә файда китерергә тырышып яшиләр. Өлкәннәр бүген дә безнең киңәшче, ярдәмче”, - ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Нет комментариев