Җәмгыять һәм без

«Лада» йөртүчесе һәм сабый пассажир трассада юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган

Татарстанда трассада ике «Лада» бәрелешкән. Автомобильләрнең берсен йөртүче һәм пассажир бала һәлак булган.

  Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 52 яшьлек «Лада Калина» машина йөртүчесе трасса буенча Татарстан Республикасы Чистай районында барган һәм ике пассажирны – өч айлык баланы балалар кәнәфиендә һәм аның әнисен утырткан. Хатын баланы ашатырга булган һәм кулына алган.Бу вакытта "Калина” узарга чыга һәм “Лада Веста" белән бәрелешә.  

  «Калина» йөртүчесе һәм бала урында ук үлә. «Веста» йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Булган хәлнең шартлары ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев