Ял көннәрендә, 3 һәм 4 октябрьдә, Татарстанда минус температура, шулай ук яңгыр, кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә.
Тайгак юлда машиналарның тормоз юлы 3-5 тапкырга арта, димәк, юл-транспорт һәлакәте куркынычы да арта, дип кисәтәләр Дәүләт автоинспекциясендә.
«Машина йөртүчеләр, тизлекне киметегез, дистанцияне арттырыгыз, кискен маневрлар ясамагыз, утны һәм «дворникларны» тикшерегез. Мөмкин булса, ерак сәфәрләрегезне кичектерегез. Җәяүлеләр, юллар аша рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгыгыз, яктылык кайтаргычлар киеп йөрегез», – дип мөрәҗәгать итә ТР халкына республика Дәүләт автоинспекциясе.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев