Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Чүрибураш авылында социаль хезмәткәр Рамилә Шәрәфуллина гаиләсендә тәрбияләнүче Равия әби Нуруллинага да Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар җиткерелде.
Аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән изге теләкләр юлланды, күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Зәйнуллина өлкәннәрнең хәлләрен белде, бәйрәм белән котлады.
Равия әби Нуруллина озак еллар Мәскәү шәһәрендә яши. Төзелеш тармагында хезмәт итә, җыештыручы да булып эшли. Ләкин олыгайган көнендә язмышның кырыслыклары белән очраша. Мәкерле эшләргә тап була, авырулар да эзләп таба. Калада фатирсыз калганнан соң, Иске Әнәлегә кайтып урнаша. Биредәге йортында яшәр өчен шартлар булмау сәбәпле, аны Буадагы картлар йортына урнаштырырга мәҗбүр булалар.
Нинди генә якты йөз белән каршы алсалар, ничек кенә тәрбияләсәләр дә, Равия әби бирегә килүе белән килешә алмый. Сагынуга түзә алмый, һаман да Апаска кайту турында хыяллана. Төенчеген тотып ишек төбенә чыгып утырганда туктаусыз күз яшьләре ага. Аның күңел түрендәге иң зур хыялы изге күңелле, игелекле, олы йөрәкле райондашларыбыз ярдәмендә тормышка аша. Бүген әби Рамилә Шәрәфуллинага һәм аның гаиләсенә рәхмәт укып, олы хасияттә яши.
Нет комментариев