Апаста бер шофер машинасыз калырга мөмкин
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер шофер машинасыз калырга мөмкин

ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, чираттагы салмыш шофер Апас бистәсендә очраган.

“Чираттагы төнге рейд вакытында шәхси транспорт хуҗасын туктатырга туры килде. Руль артындагы ир-атның салмыш булуын медицина күрсәткечләре раслады. Шунысын да әйтергә кирәк. Кыска гына вакыт эчендә, шоферның икенче кат хаталануы. Ул инде бер тапкыр руль артына салмыш килеш утырган өчен җаваплылыкка тартылган иде. Хәзер аны суд карары көтә. Шофер машинасыннан да мәхрүм ителергә мөмкин”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев