Апаста гасыр чиген узган райондашлар котлаулар кабул итте
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Апаста гасыр чиген узган райондашлар котлаулар кабул итте

Колчык авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Бибисара әби Миңнебаева, Карамасар авылыннан Гыйлаҗ бабай һәм Мансура әби Миңнуллиннар Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.

  Аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән изге теләкләр җиткерелде, күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Зәйнуллина өлкәннәрнең хәлләрен белде, бәйрәм белән котлады.  

  Бибисара әби Миңнебаевага – 102 яшь. Сугыш чоры авырлыкларын күп күргән, ачлыгын, юклыгын да татыган, урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан ул. Гектар-гектар чөгендер эшкәрткән, фермада хезмәт иткән, тракторына да утырган. Сугыш елларында Дәүләкидә урнашкан колхозара МТСта тракторчыга укырга туры килә Бибисара әбигә. Тимер атны иярләү әллә ни авыр тоелмый батыр йөрәкле кызга. Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ бабай һәм Мансура әби Миңнуллиннар быел 100 яшьлекләрен билгеләп үтте. Алар 77 ел парлы гомер иткәннәр. Миңнуллиннар 5 балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергән. 10 онык, 10 оныкчык өчен дә кадерле һәм бердәнбер алар.


Нет комментариев