«Хәҗәр» үзәгендә имамнар җыелышы узды
Дин

«Хәҗәр» үзәгендә имамнар җыелышы узды

Җыелышта җирле имамнар, шулай ук Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе мөдире Ильмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мөхтәсибәтенең типография җитәкчесе Шамил хәзрәт Вәлиуллин, «Мирас» пансионаты җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин, Апасның шәрәфле мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.

  Имамнар җыелышында узган айга нәтиҗә ясалды, уку-укыту елына әзерлек, гошер җыю кампаниясен дәвам итү, социаль юнәлештә эш алып бару, дини агарту чаралары үткәрү, мәчетләрнең исәп-хисап документларын барлау, алмаш буын әзерләү, хәләл счёт ачу, махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөфтият аша ярдәм оештыру хакында сөйләшенде.  

Күп еллар буе Буа мәдрәсәсен гошер белән тәэмин итүче Фәһим хәзрәт Гыйләҗев (Әлмәндәр), Илфат хәзрәт Гайнуллин (Тутай), Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов (Бакырчы), Хәмзә хәзрәт Абзалов (Чирмешән), Фәрит хәзрәт Идиятуллин (Багыш) Буа мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Җыелыш Коръән укып, салаватлар әйтеп ил-көннәребез иминлеге өчен дога кылу белән төгәлләнде. Бу хакта район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов хәбәр итте.


Нет комментариев