Апас мәктәбе укучылары көмеш волонтерларга бәйрәм кәефе бүләк итте
Район тормышы

Апас мәктәбе укучылары көмеш волонтерларга бәйрәм кәефе бүләк итте

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас урта мәктәбе укучылары көмеш волонтерларга матур концерт куйды.

(2 октябрь, “Апастово-информ”).

  Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм Апас урта мәктәбе укучылары белән берлектә бик матур чара узды.  Укучылар биредә волонтерларга бик матур концерт программасы  тәкъдим итте. Өлкәннәр балаларның чыгышларын карап, сокланып, ял итеп утырды.

    Район башлыгы исеменнән волонтерларны аның махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Раил Хәеров котлады. Ул районыбызның батыр егетләре исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Исән-сау булыгыз! Сезнең ярдәмегез егетләргә бик зур терәк, ул аларга бик кирәк. Сез армый-талмый хезмәт куясыз. Без, яшь буын, сезне һәрчак хөрмәт итеп, сездән үрнәк алып яшәрбез”, -  диде ул.

   “Яшьлек” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Макарова да өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

  Апас урта мәктәбендә берничә волонтерлар төркеме эшләп килә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Мәктәп укучылары көмеш волонтерларга да бу изге эшләрендә бик теләп булыша.
  Бүгенге концертны Флорида Мифтахова җитәкчелегендәге 9 “Б” сыйныфы әзерләгән.

 “Волонтерлар төркеме оешканнан бирле мин бирегә ашыгам. Без бик тату, киңәшләшеп эшлибез. Илебез сагында торучы егетләргә, балаларыбызга аз булса да ярдәмебез тисен дибез. Безнең эшкә мәктәп балалары да кушыла. Алар да үзләренчә ярдәм итәргә тырыша. Шулай ук безне ял да иттерәләр алар,  концертлар да куялар, күңел җылысын кушып бүләкләр дә әзерлиләр. Бергәләп гөрләшеп, серләшеп чәйләр дә эчәбез. Барыбызның да теләгебез бер - ил көннәребез тыныч булсын. Ил сагында торучы егетләребез исән-сау булсын, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын”, - ди Эльвира апа Төхвәтуллина.


Нет комментариев