Һава торышы

Татарстанда бүген яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә

Татарстанда 3 октябрьдә болытлы һава көтелә. Көндез яңгыр, җепшек кар явачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 16 метрга кадәр көчәя. Көндез һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр булачак.

Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Чыганак: «Татар-информ"


Нет комментариев