Олы Болгаерда яшәүче Хәдия әби Хөсәенова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады
Кешеләрең синең, Апасым!

Олы Болгаерда яшәүче Хәдия әби Хөсәенова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

Хәдия әби туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

  Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасын һәм бүләкләрен тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар да котлады үзен. Читтә яшәүче авылдашларының да хөрмәтен тойды әби. Биектауда яшәүче Әнсар абый Галиев та күчтәнәч юллаган иде.

  Хәдия әби озак еллар колхозда эшли, сарыклар, үгезләр, таналар карый. Алдынгы була, мактала, данлана. Яшьтән кырда эшләгәннәрен дә гыйбрәт итеп сөйли. Яшелчә бакчасында хезмәт иткәннәре дә онытылмаган.


Нет комментариев