Җәмгыять һәм без

Казан билбордларында Әтиләр көне уңаеннан котлаулар урнаштырыла

Казан халкы шәһәр билбордларында Әтиләр көне уңаеннан урнаштырылачак котлау хәбәрләре юллый ала.

  Акциягә теләге булган һәр кеше чакырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Газизләрдән газиз якын кешеләрне котлау сүзләрен юллау өчен әлеге өлгене тутырырга киңәш ителә. Бәйрәм тәбрикләвенең ике җөмләдән дә артмавы мөһим. Язмага яхшы сыйфатлы фотосурәтне беркетергә кирәк. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган язмалар шәһәр билбордларына урнаштырылачак.

Россиядә Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2026 елда бәйрәм 18 октябрьгә туры килә.

Чыганак: "Татар информ"

 


Нет комментариев