Башкалада өлкән яшьтәге үзешчән башкаручыларның «Балкыш» Республика фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
Гала-концертта катнашу өчен ТР ветераннары (пенсионерлары) төбәк советы тарафыннан «Поэзия» номинациясендә лауреат булган Решетникова Людмила Алексеевна чакырылды.
Тамашачылар Людмила Алексеевнаның чыгышын җылы кабул иттеләр, көчле алкышлар белән бүләкләделәр.
Апас районы ветераннар (пенсионерлар) Советы район башлыгы Айрат Җиһаншинга, мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Мингазиевка ветераннарга «Балкыш» фестивалендә, матур концертта катнашу һәм Апас районында нинди талантлы өлкән яшьтәге кешеләр яшәвен күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерә.
Нет комментариев