Җәмгыять һәм без

Роспотребнадзорда укытучылар көненә чәчәк бәйләме сайлау буенча киңәшләр бирделәр

Укытучылар көненә чәчәк бәйләме сайлаганда таҗ һәм сабакларның торышына, шулай ук чәчәк исенә игътибар итәргә кирәк. Бәйрәм алдыннан букетларны сатып алу һәм саклау буенча киңәшләрне Роспотребнадзор бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Чәчәк бәйләме сатып алганчы, чәчәкләрне игътибар белән карагыз. Таҗ яфраклары сыгылмалы булырга тиеш, кырыйлары каралмаган, таплары һәм кибү билгеләре булмаска тиеш», – диелә ведомство хәбәрендә.

 Чәчәк бәйләме озаграк торсын өчен, сатып алганнан соң чәчәкләрне башта сабакларын кисеп, шунда ук суга салырга кирәк. Шулай ук аның дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган яфракларны да алырга киңәш ителә. Бу черүне һәм ямьсез ис барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Чыганак: «Татар информ"


Нет комментариев