Районда күренекле шәхесләрнең, танылган якташларның исемен мәңгеләштерү эше дәвам итә.
Әлеге максаттан, Асия Хәйруллина исемендәге беренче театр фестивале оештырыла. Әлеге фестиваль кая, кайчан уза? Аның эчтәлеге нинди? Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев менә ниләр сөйләде:
-Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән районда Асия Хәйруллина исемендәге беренче театр фестивале уза. Ул 5 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр дәвам итә. Фестиваль атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисты, Түбән Барыш авылында туып-үскән данлыклы якташыбыз Асия Хәйруллинаны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү, театр сәнгатен үстерү, районара мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан оештырыла. Яңа мәдәни проект татар халык театрларын берләштереп кенә калмыйча, милли сәхнә сәнгатен үстерүгә, яшь буында театрга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә дә хезмәт итәчәк.
Җәй аенда Асия Хәйруллинаның тууына 105 ел тулды. Апас халык театры оешуга - 55 ел. Татар театры сәнгате бәйрәмен уздыру идеясы да шул уңайдан барлыкка килде. Театр фестивале кысаларында, районыбызда бик күп мәдәни чаралар узачак. Ике ай дәвамында төрле театр коллективлары спектакльләрен тәкъдим итә. Бәйгедә Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа халык театрлары, Югары Ослан, Яшел Үзән, Чүпрәле районы үзешчән театр коллективлары, Буа Дәүләт театры, Башкортстан Республикасының Нефтекамск шәһәре халык театры катнашачак. Фестиваль кысаларында, Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары, Түбән Кама татар драма театры, Әтнә татар дәүләт драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге театр коллективы кунак буларак чыгыш ясый.Чыгышларны Галиәсгар Камал театры артистлары башлый, Нефтекамск шәһәре артистлары тәмамлый. Программада иҗади лабораторияләр, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары, фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр һәм осталык дәресләре дә каралган. Бу исә халык театрлары җитәкчеләренә, режиссёрларга һәм артистларга бер-берсеннән өйрәнү, иҗади элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Актерлык осталыгы, сөйләм теле дәресләрендә балалар да, яшьләр дә, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә катнаша ала.
Фестивальнең ачылышы 5 октябрьдә, район мәдәният йортында уза. Биредә Асия Хәйруллинаның иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмә оештырыла. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Асия Хәйруллинаның кызы Наилә Кумысникова катнашуы көтелә. Бу көнне сәхнәдә беренче спектакль уйнала. Кызыклы, мавыктыргыч фестиваль булыр дип ышанабыз. 0+

Ләйлә Шиһабиева.
Нет комментариев