Татарстанның көньяк-көнбатышында атмосфера фронты якын булу сәбәпле, бераз яңгыр явачак.
Татарстанда 6 октябрьдә төнлә явым-төшем көтелми. Төнлә температура 0...-5 градуска кадәр төшәчәк, ә урыны белән төньяк һәм көнчыгыш районнарда -9 градуска кадәр булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез һава +8...+13 градуска кадәр җылыначак, республиканың көньяк-көнбатышында бераз яңгыр яварга мөмкин.
Чәршәмбе, 7 октябрьдә, республикада һава торышы кабат үзгәрәчәк. Татарстан үзәге Мурманск өстендә булган төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты йогынтысына дучар булачак. Яңгырлар көтелә, җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә температура +2...+7 градус, көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә температура +3...+8 градус булачак, көндез +10...+15 градуска кадәр җылытачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 9 һәм 10 октябрьдә республикада явым-төшемсез тыныч антициклональ һава торышы урнашачак. Температура фоны +11...+17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев