Казанда Тунаков урамындагы күп фатирлы йортта янгын чыккан. Өч катлы йортның баскыч мәйданчыгында әйберләр янган, янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.
Куе төтен фатирларга таралган. Янгын сүндерүчеләр махсус сулыш алу аппаратлары ярдәмендә өч кешене урамга чыгарган, тагын ике кешене өченче каттагы балконнан озын баскыч ярдәмендә коткарган.
Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Белгечләр янгынның ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан булуын фаразлый.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев