Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында татар театрының 120 еллыгы уңаеннан китап күргәзмәсе үз эшен башлаган дип хәбәр итә Татар- инофрм.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу милли сәхнә сәнгате тарихында әһәмиятле вакыйга, һәм китапханә барлык теләүчеләрне татар драматургиясенең ничек барлыкка килүен һәм үсешен күзәтергә чакыра.
Экспозициядә китапханә фондларыннан татар театры турында уникаль материаллар: сирәк басмалар, классикларның беренче татар пьесалары һәм драма әсәрләренең кулъязма исемлекләре, вакытлы матбугат һәм башка документлар тәкъдим ителгән. Ул театр белгечләренә, филологларга, шулай ук Татарстан тарихына һәм сәнгатенә битараф булмаган киң даирә укучыларга да кызыклы булачак.
Күргәзмә 15 ноябрьгә кадәр эшләячәк. «Татар театры тарихы белән китаплар аша танышырга килегез», – диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев