“Хәҗәр” рухи-тәрбия үзәгендә дини чара узды
Дин

“Хәҗәр” рухи-тәрбия үзәгендә дини чара узды

Районның дин әһелләренә, авылларда ислам нуры таратучы остабикәләргә Өлкәннәр көне уңаеннан олы хөрмәт белдерелде.

(8 октябрь, “Апастово-информ”)

Ак яулыклы апалар һәм абыйлар мул сыйлы өстәлләр артына җыелды. Мәҗлес барышында Коръән аятьләре укылды, гыйбрәтле вәгазьләр тыңланды, күңелләргә үтеп керерлек теләкләр яңгырады.

“Аллаһы Тәгалә очрашуыбызны хәерле итсен, саулык-сәламәтлек, иминлек, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы бирсен. Без һәммәбез ислам дине таралсын өчен зур тырышлык куябыз. Дәресләр бирәбез, иман нуры таратабыз. Аллаһы Тәгалә разый булсын, кабул кылсын”, - дип ихлас теләкләрен юллады район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.

“Хәҗәр” рухи-тәрбия үзәге җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин барлык дин әһелләрен җылы сәламләп, олы хөрмәтен белдерде. “Сезне “Хәҗәр” рухи-тәрбия үзәгендә күрүебезгә бик шат. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлек-саулыктан аермасын, юлларыгызда яхшы кешеләр очрасын. Ислам динен үстерүдә зур хезмәт куйганыгыз өчен зур рәхмәт”, - диде Айназ хәзрәт Сафиуллин.

Апас районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева изге гамәлләр кылып, яшәргә насыйп итүен теләде һәм мәгънәле шигырен сөйләп үтте. Өлкәннәр тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Һәркем Илгә-көнгә тынычлык теләп, дога кылды.

 


Нет комментариев