Казанда 45 пар өчен никахлашу чарасы узды: алар арасында апаслылар да бар
Җәмгыять һәм без

Казанда 45 пар өчен никахлашу чарасы узды: алар арасында апаслылар да бар

Алар арасында райондашларыбыз да бар иде. Кызыл Тау авылы егете Альмир Салаватуллин һәм Дәүләки кызы Сиринә Гәрәева кавышуларын теркәде.

“Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды. Төп һәм дулкынландыргыч мизгелләренең берсе - 45 парның сәхнәгә чыгуы булды. Яшьләр балдаклар алышып, законлы ир белән хатын дип игълан ителде. Яшь Салаватуллиннар гаиләсе өчен дә истәлекле мизгел булды”, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, 45 парның берьюлы никахын теркәү тантанасы республикада инде өченче ел үткәрелә. Быелгы чараның үзенчәлеге – анда Россиянең барлык субъектларыннан килгән ЗАГС идарәләре җитәкчеләренең дә катнашуы.

Аның сүзләренчә, мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен, традицияләрне һәм гаилә институтын саклауның мөһимлеген күрсәтә. Һәр яшь гаиләгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Тантанада узган ел шушы ук чарада никахларын теркәгән Эльдар һәм Лилия Сәләховлар гаиләсе дә катнашты. Быел алар сәхнәгә уллары Гадел белән бергә күтәрелде. Яшь гаиләне җылы алкышлар белән каршы алдылар. Чара 45 парның беренче туй биюе – вальс белән тәмамланды.

 


Нет комментариев