Апасның көмеш волонтерлары игелекле эшләрен дәвам итә
Район тормышы

Апасның көмеш волонтерлары игелекле эшләрен дәвам итә

Апас “Алга” яшүсмерләр клубында эш көн саен кайнап тора. Биредә көмеш волонтерлар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.

“Бу көннәрдә тегүчеләр яңа эскизлар буенча подсумкалар тегү белән мәшгуль. Бер караганда, эш гади кебек тоелса да, һәр детальне башта сызарга, кисәргә, тегәргә кирәк. Бу зур төгәллек һәм күп хезмәт таләп итә. Әмма волонтерлар эштән курыкмый. Алар өчен иң мөһиме - егетләргә кирәкле ярдәмне күрсәтү”, - дип хәбәр итәләр Апас “Алга” яшүсмерләр клубыннан.


Нет комментариев