7 октябрь – йөкле хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, районның “Яшьләр” үзәгендә әни булырга җыенган гүзәл затлар катнашында очрашу узды.
Әлеге очрашуда җитәкчеләр, табиблар, шәфкать туташлары белән беррәттән, социаль яклау идарәсе, социаль фонд, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар Советы, кеше хокукларын яклау буенча вакәләтле вәкил дә катнашты.
- Әни булырга җыенган ханымнар өчен түгәрәк өстәл уздырдык. Аны район үзәк хастаханәсе оештыра. Җаваплы өлкә белгечләрен дә чакырдык. Арада беренче тапкыр әни булырга җыенган хатын-кызлар да, икенче, өченче баласын алып кайтырга карар кылган райондашлар да бар. Игелекле, бәхетле, сау-сәламәт балалар үстерегез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Ул шулай ук район башлыгы тарафыннан дүртенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайткан гаиләләргә 200 мең сум күләмендә ярдәм билгеләнүен дә әйтеп узды. Быел бу ярдәм бәләкәчләре туган 8 гаиләгә тапшырылган. Арада дүртенче, бишенче, алтынчы баласын алып кайткан гаиләләр дә бар.
Киләчәктә әни булырга әзерләнгән ханымнар бу очрашуда күп кенә мәгълүмат алды. Бала үстерүче әниләргә дәүләт ярдәме, йөкле ханымнарга булган ярдәм итү чаралары, бала тәрбияләү алымнары турында чыгышлар, видеоязмалар булды.
Нет комментариев