Район юлларында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне токарлау очраклары теркәлеп тора.
Узган атнада ДАИ хезмәткәрләре салмыш килеш руль артына утырып чыккан 3 машина йөртүчене тоткарлаган. Бер атна эчендә юл кагыйдәсен бозуның 90 очрагы теркәлгән, 5 машина штраф стоянкасына ябылган.
- Арада бер тапкыр ялгышканнары да, моңа кадәр юл кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләр дә бар. Бу гамәлләре өчен беркетмә төзергә туры килде. Салмыш машина йөртүчене берни дә акламый. Чөнки алар үзләрен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куялар. Хәмер сөреме нәтиҗәсендә тизлекне арттыралар, рөхсәт ителмәгән урыннарда алдагы машиналарны узып китәләр. Җәяүлеләр иминлеге хакында да оныталар, - дип белдерде районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев