Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан авыл активистлары белән берлектә Ындырчы авылы клубында күңелле мәҗлес узган.
Биредә пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызларны бергә җыеп, аларга хөрмәт күрсәтелгән. Авыл мулласы Ирек хәзрәт Идрисов дога кылып, мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткергән. Авыл активисты Гөлнара Хафизова әйтүенчә, әлеге матур очрашуны оештыруда Ындырчы егетләре иганәче буларак зур өлеш керткән. Авыл җирлеге башлыгы Ранис Бикмөхәммәтов та үз ярдәмен күрсәткән.
Нет комментариев