Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә “Пенсионерларның хокук кыры” дип исемләнгән мәгълүмати-хокукый чара узды.
Түгәрәк өстәл барышында пенсионерларның хокуклары һәм ташламалары, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү, үз хокукларыңны яклау турында сөйләштеләр. Чарада катнашучы өлкәннәр район җитәкчеләре һәм төрле өлкә белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, чишелеш көткән мәсьәләләрен күтәрә алды.
Очрашуда районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Зәйнуллина, район ветераннар советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәм төрле өлкә белгечләре катнашты. Алар пенсионерларга каралган ташламалар, сәламәтлекне саклау чаралары һәм башка актуаль темалар турында чыгышлар ясадылар.“Районда ел саен Өлкәннәр ункөнлеге югары дәрәҗәдә оештырыла, төрле чаралар үткәрелеп тора, бүләкләр дә тапшыралар. Бүген дә бик матур, эчтәлекле чара узды. Белгечләр безгә киңәшләрен бирде, яңалыклар турында сөйләде, мәгълүмат җиткерде, законнарны аңлатты. Барысына да зур рәхмәт”, - диде хезмәт ветераны Миләүшә апа Вәлиуллина.
Расыйх абый Латыйпов та чарадан канәгать калганын белдерде.
“Барлык сорауларыбызга да җаваплар алдык. Өлкәннәр арасында өйдә генә утыручылар да күп. Мондый чаралар безнең өчен бик кирәк - бирегә килеп аралашабыз, күрешәбез, яңалыклар ишетәбез. Без, өлкәннәргә, күп кирәкми, аз гына игътибар, хөрмәт тә җитә”, - диде ул.
Нет комментариев