Татарстанның Тукай районында котыру авыруы буенча ике айлык карантин кертергә мөмкиннәр. Сәбәбе куркыныч вирус йоктырган сукбай мәче.
Калмаш бистәсендә авыру мәче җирле хатын - кызга һөҗүм итә, ә Новый бистәсендәге каравылчыга. Ир-ат агрессив мәчене тота алган, ә үткәрелгән лаборатор тикшеренүләр аның котырынуын рәсми рәвештә раслаган.
Хәзер районның ветеринария табиблары шәхси хуҗалыкларда һәм предприятиеләрдә барлык сизгер йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына ашыгыч вакцинация ясый.
Карантин кертелгән очракта ике бистә территориясендә чикләүләр гамәлдә булачак. Аерым алганда, котырынуга бирешә торган терлекләрне кертүне һәм чыгаруны, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрүне, шулай ук чит кешеләрне авыру учагына кертүне тыячаклар.
Хайваннарның хуҗалары аларны ветеринарларга авыруга беренче шикләнү булганда тикшерү өчен бирергә тиеш булалар. Тешләгән хайваннарны күзәтү чорына изоляцияләргә, ә профилактик прививкаларны вакытында ясатырга кирәк.
Чыганак: Татар-информ.
Нет комментариев