Казан компанияләренең 27 процентында хезмәткәрләрнең бер өлеше читтән торып эшли.
Бу хакта SuperJob үткәргән сораштыру нәтиҗәләре хәбәр иткән. Дистанцион форматта күбесенчә IT-белгечләр эшли - мондый хезмәткәрләр тикшеренүдә катнашкан компанияләрнең 52 процентында бар. Кадрлар белән эшләү һәм рекрутинг белгечләре- 18 процент, бухгалтерия, финанс, сату һәм клиентлар белән эшләү өлкәләрендәгеләр 11 процент оешмада дистанцион хезмәт куя. Шул ук вакытта чит илдән эшләүче белгечләр Казан оешмаларының 3 процентында гына очрый.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев