Апас халык театры көлдерде дә, сөендерде дә…
Мәдәният

Апас халык театры көлдерде дә, сөендерде дә…

Асия Хәйруллина исемендәге фестиваль кысаларында һәм Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас халык театры тамашачыга Хәбир Ибраһимның Владимир Гуркин әсәре буенча язылган “Мәхәббәт күгәрченнәре” авыл комедиясен тәкъдим итте.

Мәдәният йортының залы шыгрым тулы иде. Халык комедияне йотлыгып карады, рәхәтләнеп көлде, шау-гөр килеп ул чапты. Кыскасы: тамаша бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Спектакльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Земфира Мөхәммәтшина сәхнәгә куйган, рәссам-декоратор - Илсөяр Вәлиева. Райондашыбыз, танылган драматург Хәбир Ибраһим үзе дә спектакльне карарга килгән иде. Ул да Апас халкын сәламләп, күңелдәге хисләрен белдерде.

Апас халык театры артистлары үзләренең осталыкларын тагын бер кат дәлилләп, һәркемгә күтәренке кәеф, җылы хисләр һәм онытылмаслык кич бүләк итте. Тамаша башланганчы район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев залга җыелган өлкәннәрне котлап, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде.

 


Нет комментариев