Олы Бакырчы мәдәният йорты каршында эшләп килүче
Җәмгыять һәм без

Олы Бакырчы мәдәният йорты каршында эшләп килүче

“Сердәш” фольклор ансамбле 10 яшьлек юбилеен каршылады Әлеге уңайдан мәдәният йортында юбилей концерты узды.

(25 февраль, “Апастово-информ”).


Юбилей кичәсен авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев ачып җибәрде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев изге теләкләрен юллап, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм ихлас теләкләр, һәвәскәрләрнең дәртле биюләре, җыр-моңнары белән үрелеп барды. Зал тутырып килгән тамашачы һәр чыгышны көчле алкошларга күмеп, күңеленә ял һәм рухи азык алды. Шулай ук чарада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр, бүгенге көндә армия сафларында булган, хәрби операциядә катнашкан авылдашлар, гаилә елы уңаеннан алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләләр дә искә алынды, алар хөрмәтенә җыр-моңнар яңгырады.
“Концертта катнашучы артистларыма, “Сердәш” ансамбле егет-кызларына, җитәкчеләремә, зал тутырып килгән тамашачыга олы рәхмәтемне белдерәм”, - ди кичә турында хәбәр итүче мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова. 


Нет комментариев