Иң көчле теннисчы –Азбабадан! Апас, Күккүз, Черкен, Чүрибураш егет-кызлары да бирешми!
Хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апаста өстәл теннисы буенча ике көн барган турнир нәтиҗәләре: -9 еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм Азбаба мәктәп командалары 1-2-3 урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында Алинә Мөхәммәтҗанова (Апас), Диана Низамова (Балтай), Гүзәл Нуретдинова (Чирмешән), ир малайлар арасында Тимур Вәлиуллин (Азбаба), Рамиль Маннапов (Чүрибураш), Альмир Нургалиев...
Хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апаста өстәл теннисы буенча ике көн барган турнир нәтиҗәләре:
-9 еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм Азбаба мәктәп командалары 1-2-3 урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында Алинә Мөхәммәтҗанова (Апас), Диана Низамова (Балтай), Гүзәл Нуретдинова (Чирмешән), ир малайлар арасында Тимур Вәлиуллин (Азбаба), Рамиль Маннапов (Чүрибураш), Альмир Нургалиев призлы урыннар яуладылар.
Икенче көнне өстәл теннисы буенча турнирны 11 еллык мәктәпләр командалары дәвам итте. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Алинә Мөхәммәтҗанова (Апас), Александра Иванова (Черкен), Вероника Кузьмина призлы урыннар яулады. Егетләр арасында Тимур Вәлиуллин (Азбаба), Альмир Нургалиев (Апас), Альмир Гайнетдинов (аграр көллият) җиңде.
Командалар беренчелегендә Апас, Күккүз, Азбаба мәктәп командалары җиңүче дип танылды. Беррәттән, 2005 һәм аннан соңгы елларда туган яшь теннисчылар арасында да иң көчлеләрне ачыклап үттек. Шәхси беренчелектә Апастан Салават Вәлиев, Динар Насыйбуллин, Илназ Хәлиуллин, кызлар арасында шәхси беренчелектә Азбабадан Айсылу Фатыйхова, Апастан Камилә Шакирова, Чүрибураштан Динара Гатауллинага тиңнәр булмады.
Район хәрби комисариаты һәр җиңүчене медальләр, Диплом-Грамоталар белән бүләкләде. Бу коллектив вәкиле Марсель Вәлиев югары техник дәрәҗәдә оста уйнавы белән бу ярышны оештыручыларны таң калдырган Азбаба мәктәбе укучысы Тимур Вәлиулинны махсус Кубок белән бүләкләде.
Өстәл теннисы буенча быелгы беренче зур турнирда призлы урыннар яулаучы бу җиңүчеләребез район җыелма командасы составына кертелде. Зона, Татарстан буенча алар районыбыз спорт данын яклаячак, дип килешенде.
Марсель Хисамов, ярышларның баш хөкемдары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев