Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иганәчебез Габбас Халиков бүләге үз иясен тапты

11 апрель санында "Йолдыз"ыбызның тугрылыклы укучысы, укытучы-ветеран Габбас Халиков газетабыз сайтында үз призына кечкенә генә конкурс игълан иткән иде. Кичә аның җиңүчесен ачыкладык. Дәвештә яшәүче абунәчебезнең йорт капкасына ишегалдында сакчы эт булуын кисәтү игъланын шушы ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Раилә Фәррахова иң беренче булып күреп алуы хакында безгә электрон...

11 апрель санында "Йолдыз"ыбызның тугрылыклы укучысы, укытучы-ветеран Габбас Халиков газетабыз сайтында үз призына кечкенә генә конкурс игълан иткән иде. Кичә аның җиңүчесен ачыкладык. Дәвештә яшәүче абунәчебезнең йорт капкасына ишегалдында сакчы эт булуын кисәтү игъланын шушы ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Раилә Фәррахова иң беренче булып күреп алуы хакында безгә электрон почта аша хәбәр иткән. Бу хакта Габбас аганың үзенә дә җиткердек.

-Бик яхшы беләм мин үземнең кичәге укучымны. Бик зиһенле, тырыш, кызыксынучан һәм һәрнәрсәгә игътибарлы бала ул. Мәктәпнең "Соңгы кыңгырау"бәйрәмендә мин дә катнашачакмын, җиңүчегә дип әзерләп куйган бүләгемне Раиләгә тапшырачакмын,-диде ул бик шатланып.

Сүз уңында, абунәчеләребез, райондашларыбыз арасында Габбас ага кебек шундый игелекле, саваплы эшләргә алынырга теләүчеләр тагын юкмы? 21-3-66, 21-6-66, 21-5-29 аша безнең белән элемтәгә чыгыгыз яки үзегез безнең редакиягә килеп китегез-изге теләгегез, нәзерегезне рәхәтләнеп үтәргә сүз бирәбез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев