Игезәкләр Ислам һәм Дилә
Мин кечкенә чагымда игезәк балаларга бик кызыга идем. 3нче сыйныфта укыганда сеңелем туды. Шул вакытта әниемә: "Игезәкләр алып кайт",-диеп калганым әле дә хәтеремдә. Шулай игезәкләрне көтеп гомерләр узды... Көннәрдән бер көнне, 2011нче елнын 23нче июнендә, минем игезәк оныкларым Ислам белән Дилә тудылар. Ике балам-ике зур бәхетем, Йөрәгемнең алар тибеше. Язмышымның...
Мин кечкенә чагымда игезәк балаларга бик кызыга идем. 3нче сыйныфта укыганда сеңелем туды. Шул вакытта әниемә: "Игезәкләр алып кайт",-диеп калганым әле дә хәтеремдә. Шулай игезәкләрне көтеп гомерләр узды...
Көннәрдән бер көнне, 2011нче елнын 23нче июнендә, минем игезәк оныкларым Ислам белән Дилә тудылар.
Ике балам-ике зур бәхетем,
Йөрәгемнең алар тибеше.
Язмышымның миңа зур бүләге,
Игезәкләр - табигатьнең бер могҗизасы! Без бу вакыйгага бик шатландык. Безнең дә, кода-кодагыебызның да көтеп алган беренче оныкларыбыз алар! Алар ел үсәсен көн үсеп инде 5 яшьләрен тутырырга җыеналар. Бик зарыгып җәйне көтәләр.
Игезәкләр охшаш була дисәләр дә, ике бала су тамчысы кебек бертөрле була алмый. Кызым Дилә кечкенәдән компьютерда, телефонда уйнарга ярата. Курчак белән яратып уйный, камырдан төрле ризыклар ясаганда булышырга һәрвакыт әзер. Ә улым Ислам - табигать баласы. Ул дәү әтисе белән балык тотарга, атта йөрергә ярата. Аңа уенчык машиналар, леголар кирәк. Суны икесе дә бик яраталар. "Сезне дә диңгезгә алып барабыз",- диләр.
Оныкларыбыз безнең янга еш кайталар. Без аларны сагынып көтеп алабыз. Алар икесе дә авылны бик яраталар. Кунакка кайткач, һич кенә дә шәһәргә китәселәре килми. "Дәү әнием, без авылда яшик әле! Безнен әтием кебек авылда үсәсебез килә",-диләр. Киткәндә аларны озатуы бик авыр.
Ислам белән Дилә гел бергә. Бөтен әйбер аларга икәү кирәк. Исламга зәңгәр, ә Диләгә ал төстә булсын. Алар берсенең киемен берсе (колготкимы, носкимы, фотболкамы) кимиләр. Бәлкем берсе кыз, берсе малай булгангадыр, ә бәлкем үзләре шундыйдыр. Дилә Исламга теле ачылганнан бирле "Ислам абый" дип эндәшә. Бәлкем абыйлы буласы килгәнгәдер, ә бәлкем Ислам беренче тугангадыр. Бер-берсеннән аерым булсалар, бик тиз бер-берсен юксына башлыйлар.
Алар - бик кызык балалар. Әниләре китсә, безнең янда бик теләп калалар. Кода-кодагыйларны да бик яраталар. Гомумән, алар кеше белән аралашырга яраталар.
"Өйгә хатын-кыз керсә - өй эче яктыра, ир кеше керсә - җылына, балалар керсә -шатлык белән тула", - дигәннәр. Игезәкләр икеләтә шатлык. Дөрестән дә аларның берсе ай, икенчесе кояш! Барыбызның да өе якты, җылы һәм шатлык белән тулы булсын!
Кече Күккүз авылыннан игезәкләр, Ислам белән Диләнең дәү әнисе Сабирова Гөлгенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев