20 февраль 2016 яңалыклары
-
Нәни "мушкетер"ларның тәүге җиңүе
"Сәләт" балалар иҗат үзәгенең "Мушкетерлар" театр студиясендә шөгыльләнүче урта төркем балалар Кама тамагы районында узган республикакүләм "Иделкәем" фестиваленеә зона турында катнашты. Балалар Хәбир Ибраһимның " Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Жюри аларның чыгышларын бик ошатты, җитәкче Миләүшә Алиуллинаның осталыгын югары бәяләде. Коллектив диплом белән бүләкләнде һәм Казанда финалда катнашу өчен чакыру алды.
-
“Алтын алка” боз сараенда Илшат Вахитов иганәчелегендә 2006-2007-2008 елгы балалар арасында хоккей ярышлары узды.
Ватанны саклаучылар көненә багышлап 1 урында - 2006 2 урында - 2007 3 урында - 2008 елгы командаларга медальләр, бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр исеменнән Илшат Вахитов гаиләсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Татарстандагы бер авылда төнлә кибеткә ут төрткәннәр
Әлеге хәл Бөгелмә районы Иске Сумароково авылында булган. Янгын сүндерү бүлегенә "112" хезмәте аша 03:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Коткару хезмәткәрләре килеп җиткәндә, кибет түбәсе төтенли башлаган була инде. Шулай да ут ялкыны күренми. Кибет хуҗасы әйтүенчә, бинада янгынга каршы сигнализация эшли башлаган. Янгын аркасында кибеттәге товар корым белән капланган, төтен...
-
Игезәкләр Ислам һәм Дилә
Мин кечкенә чагымда игезәк балаларга бик кызыга идем. 3нче сыйныфта укыганда сеңелем туды. Шул вакытта әниемә: "Игезәкләр алып кайт",-диеп калганым әле дә хәтеремдә. Шулай игезәкләрне көтеп гомерләр узды... Көннәрдән бер көнне, 2011нче елнын 23нче июнендә, минем игезәк оныкларым Ислам белән Дилә тудылар. Ике балам-ике зур бәхетем, Йөрәгемнең алар тибеше. Язмышымның...
-
“Ел тәрбиячесе – 2016“ бәйгесе җиңүчесе билгеле
Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасында бүген районның җиде тәрбиячесе үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгедә Апас "Кояшкай" балалар бакчасы логопеды Фирүзә Сәлимуллина беренче урынны яулады һәм "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесе җиңүчесе булды. Болынбалыкчыдан Әдинә Мәвлетова, Каратуннан Альфира Гатауллина икенче урыннарны, Зур Болгаердан Лилия Гаптелганиева, Апастан Римма Салахетдинова өченче урыннарны яуладылар. Дүртиледән Розалия...