Җиңүләргә рухландыручы булганда
Табар Черкене мәктәбе директоры Лидия Щербакова укучыларның быелгы уку елында район һәм зона, Татарстанкүләм спорт ярышларында сизелерлек уңышлар яулавы белән бик хаклы горурлана: -Коллективыбызга әле былтыр гына килеп кушылган физкультура укытучысы Илсур Әхмәтҗанов авыл балаларының спортка тартылуын бик хуплый һәм аларны җиңүләргә үсендерә белә,-ди ул. -Район хәрби комиссариаты бу атнада...
Табар Черкене мәктәбе директоры Лидия Щербакова укучыларның быелгы уку елында район һәм зона, Татарстанкүләм спорт ярышларында сизелерлек уңышлар яулавы белән бик хаклы горурлана:
-Коллективыбызга әле былтыр гына килеп кушылган физкультура укытучысы Илсур Әхмәтҗанов авыл балаларының спортка тартылуын бик хуплый һәм аларны җиңүләргә үсендерә белә,-ди ул. -Район хәрби комиссариаты бу атнада уздырган мини-футбол турнирында безненкеләр бик лаеклы көндәшләрне бирелдерде. Укуыларыбыз Алексей Волков, Айрат Таһиров, Данил Иванов, Вячеслав Максимов, Сергей Чухонцев, Илмир Җәләлов, Александр Федотов һәм Дмитрий Тимергалиев үзләре дә бу ярыштан канатланып, шатланып кайттылар. Димәк, безнекеләр әле тагын бик күп ярышларда танылып, яңа үрләр яулаячак. Без моның шулай булачагына чын күңелдән ышанабыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев