25 февраль 2018 яңалыклары
-
Апаста Кызыл туй
Апас егете Азат Фәхретдинов гомерлек яры итеп Апас кызы Гүзәл Галләмиеваны сайлады. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә язылышты, пар балдаклар алмашты. Гүзәл район үзәк хастаханәсендә балалар табибәсе булып эшли. Азат "Свияга" берләшмәсендә хезмәт итә. Сөю хисен саклап гомер буе, Шатлык-борчуларны бүлешеп, Яшәгез сез пар күгәрчен булып, Гел серләшеп, һәрчак килешеп. Тормышыгыз...
-
Район башлыгы юбиляр хезмәткәрләрне котлады
Шимбә көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин озак еллар халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшь тулу уңаеннан мәктәп автобусы йөртүчесе Гомәр Хәертдиновка, 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган район полициясе баш хисапчысы Резедә Җамалиевага, 30 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Апас Боз Сарае җитәкчесе Рамил...
-
Җиңүләргә рухландыручы булганда
Табар Черкене мәктәбе директоры Лидия Щербакова укучыларның быелгы уку елында район һәм зона, Татарстанкүләм спорт ярышларында сизелерлек уңышлар яулавы белән бик хаклы горурлана: -Коллективыбызга әле былтыр гына килеп кушылган физкультура укытучысы Илсур Әхмәтҗанов авыл балаларының спортка тартылуын бик хуплый һәм аларны җиңүләргә үсендерә белә,-ди ул. -Район хәрби комиссариаты бу атнада...
-
Апаста яшьләр кавыша
Апас егете Наил Гобәйдуллин һәм Апас кызы Илүзә Мөбәриева парлы гаилә юлына аяк басты. Алар никахларын рәсмиләштерде. Яшьләргә кайнар котлаулар юллыйбыз. Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итсеннәр. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитсеннәр. Гомер буе икесе бер Сукмактан атласыннар. Бер-берсенә мәхәббәтне Үлгәнче сакласыннар!
-
У каждого времени года есть свой торт
Раиля Ахметова родом из Каратуна. Она с детства видела, как ее мать Аклима отдает предпочтение домашним блюдам и выпечке, радует членов семьи своими угощениями. Раиля тоже любит и умеет готовить. - Мой день проходит на кухне, потому что я люблю и умею готовить. Стараюсь разнообразить обычную еду, экспериментирую с новыми...
-
Әле килеп күрдегезме соң...
Яңарган, киңәйгән Апас музеенда танылган сәгатьчеләр нәселе вәкиле Назыйф Салаватовның шәхси күргәзмәсе үз эшен дәвам итә. Биредә төрле елларда чыгарылган, әле барысы да диярлек төзек һәм текелдәп вакыт санаучы төрле маркалы 200 ләп сәгать экспонаты бар. Күреп калырга ашыгыгыз. Бу күргәзмә тиздән үз эшен төгәлләргә җыена. (6+). Ришат Җамалиев.
-
Колгынада яшәүче Ленар Бигиев гомерлек яры итеп авылдашы Наилә Заһидуллинаны сайлады
Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштереп, парлы гаиләнең беренче документын алды. Яшьләргә тигез, матур, тату тормыш, саф мәхәббәт телибез. Яратышып, сөеп кавыштыгыз, Яшәгез гел бергә гомергә. Тиңләсеннәр сезнең мәхәббәтне Һич тутыкмый торган тимергә. Алдыгызда бик зур юллар ята, Аерылмасын кулыгыздан кул. Туры булсын, изге булсын иде Икәүләшеп сез башлаган юл.
-
Иң матур чыршы - Апаста
Узган яңа ел бәйрәмнәре бизәкле чыршылары, күңелле яллары белән истә калды. Һәр авыл җирлегендә махсус яңа ел мәйданчыклары булдырылды, чыршылар бизәлде, кар сыннары ясалды. Апас Үзәк чыршысы һәм Иске Йомралы авылы җирлеге чыршысы бизәлешенә тиңнәр булмады. Алар республика күләмендә "Иң яхшы чыршы" исемен яулады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин шәһәр тибындагы...
-
Мәгариф хезмәткәрләре семинарда катнашты
Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм укытучылар Казан шәһәрендә һөнәри әзерлек буенча семинарда катнашты. Ул Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасында узды. Театраль әзерлек буенча күп мәгълүматлар бирелде.
-
Иске Йомралы мәктәбендә батырлар истәлегенә веноклар салынды
Патриотик тәрбия балаларга кече яшьтән салына. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Йомралы мәктәбе коллективы Батырлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә венок салды. Венокны алар үз куллары белән ясадылар. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар турында хатирәләр яңарды.