Иртәгә бал ашагыз, хәмердән баш тартыгыз!
Иртәгә гади көн түгел икән. 17 гыйнвар сынамышлары ниләр киңәш итә?
Борынгылар, 17 гыйнварда “кара көчләр” бик актив була һәм кешеләрне юлдан яздырырга тырыша, дип ышанган. Шуңа бу көнне кичтән җитди сәбәпсез өйдән чыкмаска киңәш ителгән.
Иртәгә йөрәк астында бәби йөртүче гүзәл затлар таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәсен, бу сабыйга начарлык килмәсен өчен кирәк.
Өйне начарлыктан чистартыр өчен борынгылар бу көнне һәр почмакка шайтан таягы да куеп чыккан.
17 гыйнварда хәмер куллану катгый тыела. Югыйсә, ныклап авырып китәргә мөмкин икән. Ә менә бал ашау һәм якыннарыңны бал белән сыйлау бик хәерле эш санала. Бу тормышка байлык, иминлек җәлеп итәр. Бу көнне балдан баш тартучы кешенең сәламәтлеге начарланачак, дип ышанганнар.
Бу көнне дулаган буран бик хәвефле икән, сак булыгыз!
17 гыйнвар сынамышлары:
Бу көнне кар күп булып, агач ботаклары кардан сыгылып торса, бал уңышы бик мул булачак.
Таң атканда күк йөзе бик кызыл булса, җил чыгачак.
Бу көнне көн аяз булса, озак вакыт каты салкыннар торачак.
Тиеннең агач куышына качканын күрсәгез, көчле салкыннар көтегез.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-01-16/irt-g-bal-ashagyz-h-merd-n-bash-tartygyz-4085991
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев