16 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Апаста кабаттан әти-әни булу сөенечен татыган гаиләләр хөрмәтләнде
Яңа ел ике гаиләгә татлы бәхет алып килде.
-
Борнаш авылы егете изге эш башкарды
Борнашның уңган куллы, олы йөрәкле егете Марсель Гобәйдуллин авыл зиратын матурлау эшенә зур өлеш кертте.
-
Апас юлында правасыз йөрүчеләр очрый
Кичке рейдлар вакытында юл сакчылары правасыз руль артына утырган ике райондашыбыз белән очрашкан.
-
Әҗем клубында хәрбиләр өчен чәйләр ясыйлар
Әҗем клубында волонтерлык эше оешты.
-
Иртәгә бал ашагыз, хәмердән баш тартыгыз!
Иртәгә гади көн түгел икән. 17 гыйнвар сынамышлары ниләр киңәш итә?
-
Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк
Әлеге уңайдан, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, райондашларыбызны кабат ярдәм җыюда катнашырга чакырабыз.
-
Ходайны чукындыру буенча имин Православие чиркәү бәйрәме
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы Ходайны чукындыру бәйрәмен билгеләп үтә. Алдагы көндә һәм Раббының чукынуы көнендә барлык православие храмнарында суны яктырту йоласы ясала. Традиция буенча, бу көнне меңләгән дин тотучылар, бәкедә коену өчен, табигый чыганакларга омтыла.
-
Бүген - балык пешерә торган көн!
Пәнҗешәмбене балык көне, диләр. Элек нәкъ шушы көнне ашханәләрдә мотлак балык ризыклары әзерләнгән.
-
«Аларны күрсәм, күңелем болгана, йортларына таба аяк та атламаячакмын»
Бу вакыйганы туган тиешле мөхтәрәм кешебез Саимә апа сөйләде. Мин елый-елый тыңладым. Бабайның бертуган энесе Әгъләм бабай (без аны “яшь бабай”, дип йөртә идек) сугышка киткәч, озак та үтмәстән гаиләсенә “хәбәрсез югалды”, дигән хат килеп төшкән. Кайгы-хәсрәтнең иге-чиге булмый, әлбәттә. Шулай бер көнне Әнүзә әби (“Яшь бабай”ның хатыны була инде) кич кырын аш-су әзерләп йөргән вакытта боларның ишек алдына шинельле бер ир-ат килеп керә. Моны хуҗабикә дә, өйдәге бала-чага да шәйләп ала, Әнүзә әби куркуга төшә, балаларына: “Качыгыз”, – дип әмер бирә. Шинельле ишекне шакып-шакып карый да, бикле икәнлегенә төшенгәч, тарткаларга-типкәләргә тотына.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ
16 гыйнварга һава торышы