Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында быел да урам бәйрәме – Сабан туе узган

Бу бәйрәмне оештырып уздыручылары Радик белән Талия Фәсхетдиновлар гаиләсе. Урам бәйрәме алдыннан - урам балалары кечкенә колга күтәреп яулык, йомырка җыйганнар. Икенче көнне кичке биштә чын Сабан туе башланган. Шарлар белән бизәлгән урам балаларның шат авазларына, матур көй-моңнарга күмелгән. Тәмле ризыклар тулы зур өстәл дә куелган. - Ринат абый самоварны...

Бу бәйрәмне оештырып уздыручылары Радик белән Талия Фәсхетдиновлар гаиләсе. Урам бәйрәме алдыннан - урам балалары кечкенә колга күтәреп яулык, йомырка җыйганнар. Икенче көнне кичке биштә чын Сабан туе башланган. Шарлар белән бизәлгән урам балаларның шат авазларына, матур көй-моңнарга күмелгән. Тәмле ризыклар тулы зур өстәл дә куелган.

- Ринат абый самоварны кайнатып кына торды. Өстәл өстендә сый-хөрмәт, Зөлфия апа коймак пешереп торды. Талия апа барлык балаларны, әниләрне үзе пешергән пылау, соклар белән сыйлады. Нинди генә уеннар уйнамадык. Алия апа белән Талия апа безне күз бәйләп әйбер кисү дисеңме, чүлмәк вату, кашыкка йомырка кабып йөгерү дисеңме, аркан тарту һәм башка бик күп уеннар уйнаттылар. Кечкенә Данил кашыкка йомырка куеп йөгереп беренче килде. Әйе, әйе, арттан беренче килде. Балалар белән беррәттән әти-әниләр, дәү әниләр дә ярышты. Лоторея уеннары да уйнатылды. Алар барысы да отышлы иде. Барыбыз да төрле уеннарда катнаштык, беребез дә бүләксез калмады. Җәйнең кызу бер көне булса да Кыш бабай килеп барыбызга да морожный таратты. Бу бәйрәмдә 50ләп бала катнашты. Соңыннан зур экранда урамда кино карадык. Безне сөендереп ел саен бәйрәм үткәрүче абый-апаларга рәхмәт яусын, - дип язалар Иске Әнәле авылыннан Алия Гатауллина һәм Диана Сәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй