20 июль 2015 яңалыклары
-
Көчле давыл нәтиҗәсендә Әҗем авылында яшәүче Ситдыйковлар хуҗалыгына зур зыян салынган
Әҗемнән Радик һәм Гүзәл Ситдыйковлар авылда яшәп калган яшь гаилә буларак хөкүмәт ярдәме белән йорт җиткергәннәр. Быелның 16 июнендә булган давыл бу өй түбәсенең бер өлешен алып ташлый. - Бик тә кайгырдык, тик борчылуларыбыз икенче көнне юкка чыкты. "Свияга" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов, Борнаштан Рифат һәм Кәүсәрия Заһидуллиннар, Әлмәндәр бүлекчәсе...
-
Апаста туйлар гөрли
Кече Күккүз егете Руслан Вәлиев белән Апас кызы Ләйсән Вафина Кызыл туйларын билгеләп үтте. Яшь гаилә киләчәктә туган төбәгебездә төпләнеп калып, районыбызның үсеше өчен өлеш кертергә уйлый. Аларга район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Районда йорт хайваннары, терлекләрне күмү өчен махсус урыннар билгеләнгән
- Бүген районда йорт хайваннары, терлекләрне күмү өчен махсус 48 үләт базы исәпләнә. Фәнни телдә «Бәккер чокыры» дип аталучы махсус билгеләнгән каберлекләр - 13 данә. Тирән тимер-бетон коеларда тиешле җылылык-дымлылык шартларында хайван түшкәләре тиз һәм куркынычсыз үтильләшә. Аларның халәте өчен иң беренче чиратта авыл җирлекләре башлыклары җавап тота. Ә менә...
-
Иске Әнәле авылында быел да урам бәйрәме – Сабан туе узган
Бу бәйрәмне оештырып уздыручылары Радик белән Талия Фәсхетдиновлар гаиләсе. Урам бәйрәме алдыннан - урам балалары кечкенә колга күтәреп яулык, йомырка җыйганнар. Икенче көнне кичке биштә чын Сабан туе башланган. Шарлар белән бизәлгән урам балаларның шат авазларына, матур көй-моңнарга күмелгән. Тәмле ризыклар тулы зур өстәл дә куелган. - Ринат абый самоварны...
-
Апаста яшенле яңгыр булуы ихтимал
Бүген көндезге сәгатьләрдә республикада урыны белән яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе ихтимал, - дип белдерә синоптиклар. Һава темературасы Апаста көндезге сәгатьләрдә 21-23 градус җылы, ә кичен +18 градус булачак. 21 июльгә каршы төндө шулай ук яшенле яңгыр булырга мөмкин. Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir