Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралылар “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясенә кушылып, зур ярдәм кулы сузганнар

Иске Йомралы урта мәктәбендә 62 бала укый. Быел алты бала мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр үтеп, белем дөньясына сәяхәткә кузгалды, ә 4 укучы 2016 елда унберенче сыйныфны тәмамлаячак. -Бик шатланып әйтә алам-безнең мәктәпне тәмалаучылар, яки балалары укыган әти-әниләр быелгы уку елына әзерләнгәндә зур ярдәм кулы суздылар. Галия һәм Фердинанд Гарифуллиннар гаиләсе...

Иске Йомралы урта мәктәбендә 62 бала укый. Быел алты бала мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр үтеп, белем дөньясына сәяхәткә кузгалды, ә 4 укучы 2016 елда унберенче сыйныфны тәмамлаячак.

-Бик шатланып әйтә алам-безнең мәктәпне тәмалаучылар, яки балалары укыган әти-әниләр быелгы уку елына әзерләнгәндә зур ярдәм кулы суздылар. Галия һәм Фердинанд Гарифуллиннар гаиләсе мәктәп китапханәсенә күпләп балалар китаплары бүләк итте. Авылыбыз фермеры гаиләсе-Рамилә һәм Марат Мингазовлар буяулар китерде. Әминә һәм Рөстәм Мингазиевлар гаиләсе үзләре һәм балалары укыган мәктәпкә видеокүзәтү системасы урнаштыруда акчалата ярдәм күрсәттеләр. Быел унберенче сыйныф тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алган 7 укучыбыз география-тарих классларын матурлауда катнаштылар. Барыгызга да зур рәхмәт, "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе дәвам итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев