Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Изгелек ул – мәңгелек

Районыбызда зират тирәләрен чистарту, яңарту эшләре дәвам итә. Бу изге эштә һәрбер авылның иганәчеләре бик теләп катнаша. Борнаш авылы зиратында бик матур йорт ясый башлаганнар. Әлеге зур ярдәм шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан Стальные Профили заводының генераль директоры Илдар Ногманов иганәчелегендә башкарыла. Зират йорты тулысы белән калайдан эшләнә. Бик...

Районыбызда зират тирәләрен чистарту, яңарту эшләре дәвам итә. Бу изге эштә һәрбер авылның иганәчеләре бик теләп катнаша. Борнаш авылы зиратында бик матур йорт ясый башлаганнар. Әлеге зур ярдәм шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан Стальные Профили заводының генераль директоры Илдар Ногманов иганәчелегендә башкарыла.

Зират йорты тулысы белән калайдан эшләнә. Бик чиста һәм матур булачак.

- Мәчет картлары зират тирәсенә яңа йорт кирәк булачагын белдергәч авылдашыбыз Илдар Ногманов ярдәм итәргә теләк белдерде. Авылдашыбыз Фәнис Галәветдинов исә оештыру, материал кайтару эшләрен башкара. Альберт Яруллин, Алмаз Сафиуллин, Фиргать Гобәйдуллин, Айрат Зиннәтуллинар, шулай ук кемнең теләге бар, бирегә килеп булышалар. Изге күңелле авылдашларга олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев