Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабан дуңгызлары авыру тарата

-Чувашия Республикасының Апаска якын бер районында табигый тыюлыкта кабан дуңгызларының күпләп Африка чумасыннан үлүе ачыкланган. Татарстанга АЧС йогышлы авыруы үтеп керүне булдырмау республика штабында Африка чумасы, терлекләрдә бруцеллеза, дерматит һәм башка йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан кичектергесез эш планы каралды һәм кабул ителде,-ди ТР ветеринария дәүләт инспекциясенең Апас территориаль бүлеге баш...

-Чувашия Республикасының Апаска якын бер районында табигый тыюлыкта кабан дуңгызларының күпләп Африка чумасыннан үлүе ачыкланган. Татарстанга АЧС йогышлы авыруы үтеп керүне булдырмау республика штабында Африка чумасы, терлекләрдә бруцеллеза, дерматит һәм башка йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан кичектергесез эш планы каралды һәм кабул ителде,-ди ТР ветеринария дәүләт инспекциясенең Апас территориаль бүлеге баш белгече Фиргать Сафин. -Ел башыннан районда терлекчелек тармагында йорт дуңгызларына кагылышлы тикшерү чаралары үткәрелә. Район аучылык хуҗалыгында кабан дуңгызларының баш санын көйләү программасы озынайтылды. Район эчендә терлекләр асрау, күчереп йөртү кагыйдәләре катгыйланды. Җәмәгать туклануы, сату нокталарында, ярминкәләрдә тиешле ветсанитар экспертиза үтмәгән ит, бигрәк тә дуңгызчылык продукциясе әйләнеше буенча чикләүләр кертелде. Онытмасагыз, былтыр көзен район территориясендә АЧС таралмау максатында ике вакытлы пост куелган иде, проблема җитдиләнсә алар кабат яңартылырга мөмкин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев