16 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Борнаш урта мәктәбендә “Әдәби кунакханә”
Борнаш урта мәктәбендә "Әдәби кунакханә" түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Музаффарова Сания),"Рус теле һәм әдәбияты патшалыгында" дигән тамаша әзерләп күрсәттеләр.Әлеге патшалыкның мавыктыргыч,бай дөньсына сәяхәт вакытында укучылар дөньякүләм танылган рус әдәбиятының йолдызлары А.С.Пушкин,М.Ю.Лермонтов,Ф.И.Достоевский,М.Булгаков турында белемнәрен үстерделәр,Е.Онегин,Печорин,Мастер һәм Маргарита кебек геройларны күңелләрендә яңадан тудырып, рус сәнгатенә карата соклану...
-
Мөслимә апа Зиннәтуллинада – кунакта
"Оста куллы әнием" бәйгесе җиңүчесе, Түбән Барышта яшәүче Мөслимә апа Зиннәтуллинага кунакка барырга вәгъдә иткән идек. Вәгъдәбез үтәлде! Бүгенге көндә дә кул эшләреннән ләззәт алучы Мөслимә апа турында язма тиздән "Йолдыз" битләрендә!
-
Кабан дуңгызлары авыру тарата
-Чувашия Республикасының Апаска якын бер районында табигый тыюлыкта кабан дуңгызларының күпләп Африка чумасыннан үлүе ачыкланган. Татарстанга АЧС йогышлы авыруы үтеп керүне булдырмау республика штабында Африка чумасы, терлекләрдә бруцеллеза, дерматит һәм башка йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан кичектергесез эш планы каралды һәм кабул ителде,-ди ТР ветеринария дәүләт инспекциясенең Апас территориаль бүлеге баш...
-
Апастан Зәйнәп әбигә 103 яшь тулды
Тумышы белән Сатмыш авылыннан булган, бүгенге көндә Апаста улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимова 103 яшьлеген каршы алды. Йөзьяшәр әби үзен яхшы хис итә, һәрнәрсәне аңлап якыннарына рәхмәтле булып яши. Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.
-
Балалар төзек автобуста йөрергә тиеш
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән закон нигезендә, балалар төркемен ун еллык һәм аннан да яңарак автобусларда гына йөртү рөхсәт ителә. Транспорт чарасының ГЛОНАСС системасына тоташкан булуы да мәҗбүри.
-
Апаста тагын бер исерекне тотканнар
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган җомга һәм шимбә көннәрендә юл кагыйдәсен санламаучы 30 транспортчы тоткарланган. Руль артына аек булмаган хәлдә утырган 1, правасыннан колак каккач та руль артына утырырга батырчылык иткән 1 райондаш тоткарланган.
-
Апас газ хезмәткәрләре бик кырыс
РФ Административ Кодексына узган елның 16 октябрендә кертелгән үзгәртмәләр буенча хәзер газ хуҗалыгы, өй эче газ җиһазлары халәте буенча билгеләнгән кагыйдә-таләпләрне үтәмәүчеләргә административ җаваплылык каралган. Йорт-фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү шартлары, аның сыйфаты, вакыты килешүдә күрсәтелгән шартларда үтәлмәгән очракта гражданнарга 1-2 мең сум, вазифалы затларга 5-20 мең сум,...