Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карамасар егетләре армиягә китте

Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый.Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау - һәр ир - егетнең иң изге бурычы. Элек - электән килгән канун бу. Безнең әби - бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең...

Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый.Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау - һәр ир - егетнең иң изге бурычы. Элек - электән килгән канун бу. Безнең әби - бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны, өйдән өйгә чакырып кунак иткән, зурлап, армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара.Армиягә китүне дә дәрәҗәгә санамыйлар. Элек исә солдатка бармаган егет егет дип тә саналмаган. Андыйлар белән хәтта кызлар да йөрмәгән.
Менә без дә туган авылыбыз Карамасардан, Ватанны сакларга ике лачын кебек егетләребезне Ильмир белән Рөстәмне озаттык. Солдат озату кичәсен йоласына туры китереп үткәрергә тырыштык.Солдат озатканда җырланган җырларны яңартып,йолаларын үтәдек. Яшьләргә бу йолаларның ни эчен үтәлгәне аңлатып киттелде.Бик күңелле,эчтәлекле,озак еллар истә калырлык булып узды "Солдат озату"кичәләре.Егетләребезгә исән-имин,сау-сәламәт килеш туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын теләп, озатып калдык.
Роза Хикмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев