15 май 2017 яңалыклары
-
Апаста Халыкара Гаилә көнендә кемнәр туган?
Бүген Халыкара гаилә көнендә бик күп райондашларыбыз үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр. Димәк, икеләтә бәйрәм итәләр. Аларның һәркайсына саулык, гаилә бәхете телибез.
-
Кызыл Тауда Халыкара Гаилә көне уңаеннан кичә узды
Кызыл Тау авылы мәдәният йортында "Ныклы гаилә - ил күрке" исемле кичә узды. Аны китапханәче Нурия Гаффарова авыл җирлеге, мәдәният йорты, медицина хезмәткәрләре ярдәме белән оештырды. Кичәдә 55, 50, 45 үрнәк гаилә юлы узучы Сәмигуллиннар, Садриевлар, Дәминовлар, Гыйльметдиновлар гаиләләре катнашты. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
Карамасар егетләре армиягә китте
Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый.Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау - һәр ир - егетнең иң изге бурычы. Элек - электән килгән канун бу. Безнең әби - бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең...
-
Хәния Фәрхи концертына билетны Дәвештән Фирдүс Мингазовка тапшырдык
10 апрельдән 10 майга кадәр "Йолдыз" газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатып, Дәвештән Фирдүс Мингазовның Хәния Фәрхи концертына билет отуы хакында хәбәр иткән идек инде. Фирдүс әфәндегә бүләкне "Йолдыз" газетасы кубогына узган эстафета барышында тапшырдык.
-
Апас сәнгать мәктәбе укучылары “Салават күпере“ндә
Апас сәнгать мәктәбе укучылары "Салават күпере" бакчасы нәниләре янына кунакка килделәр. Алар җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында көйләр башкардылар. Нәниләргә алар чыгышы бик тә ошады.