Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Карамасардан Сания Сибгатуллина котлаулар кабул итте

9 бала, 21 онык һәм 19 оныкчык булган нурлы өй каршы алды безне. Алар барысы да Сания апа Сөнгатуллинаны котларга җыелганнар иде. Хезмәт ветераны Сания Сөнгатуллинаны 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәме белән котларга Апас районы башлыгы урынбасары Марат Нуриевта килгән иде. Ул юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы...

9 бала, 21 онык һәм 19 оныкчык булган нурлы өй каршы алды безне. Алар барысы да Сания апа Сөнгатуллинаны котларга җыелганнар иде.

Хезмәт ветераны Сания Сөнгатуллинаны 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәме белән котларга Апас районы башлыгы урынбасары Марат Нуриевта килгән иде. Ул юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Акхужа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерде.

Сания апа шушы Карамасар авылында туып үскән. Кечкенәдән авыр авыл хезмәтенә керешкән. Авылга, районга, дәүләткә файдалы кеше булу өчен бар көчен куйган. Бик күп еллар терлекчелектә эшләгән.

Шулай ук, ул хат ташучы булып та эшләгән. "Әлеге хезмәтемә мин җиде ел гомеремне бирдем, ул вакытларда почта бүлеге Урсакта иде, элеккеге вакытларда бит инде транспорт та, юл да юк, шуңа инде гел җәяү йөрдек. Һава торышының нинди булуына карамастан халыкка хезмәт иттек", - дип искә ала Сания апа.

Безнең юбилярыбыз үзенең хәләл җефете Исмәгыйль абый белән гаилә корып җибәргәннәр. Ул алдынгы механизатор булып хезмәт куйган. Сау-сәләмәт бер ир һәм сигез кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысына да белем һәм тәрбия биргәннәр. Кызлары үсеп, кияүгә чыгып төрле якларга таралганнар. Бердән-бер ир-баласы Рәүф абый гаиләсе белән Сания апа янәшәсендә гомер итә. "Әни һәрвакытта да безгә үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Өебезне чәчәкләр һәм гөлләр утравында яшәтә. Балаларыбызны карашырга да гел ярдәм итеп торды", - ди Рәүф абый.

Сания апаны котларга барлык туганнары кайткан. Мул табын артына юбилярның тугыз баласы, егерме бер оныгы, унтугыз оныкчыгы һәм кияүләре белән киленнәре җыелган иде. Алар барысы да Сания апага үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр һәм истәлекле фотога төштеләр.

Без дә үзебезнең исемнән Сания апага озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез! Киләчәк истәлекле туган көннәрендә очрашуыбызны көтеп калабыз.

Айрат Әминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев