29 март 2017 яңалыклары
-
Карамасардан Сания Сибгатуллина котлаулар кабул итте
9 бала, 21 онык һәм 19 оныкчык булган нурлы өй каршы алды безне. Алар барысы да Сания апа Сөнгатуллинаны котларга җыелганнар иде. Хезмәт ветераны Сания Сөнгатуллинаны 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәме белән котларга Апас районы башлыгы урынбасары Марат Нуриевта килгән иде. Ул юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы...
-
Шапшаклар турында дөрес хәбәргә-премия
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы быел төрле тыюлыкларда, авыл хуҗалыгы җирләре, кеше күзеннән еракта рөхсәтсез ачылган һәм кулланылучы ком-таш, балчык карьерларын аерым күзәтү астына ала. Моның өчен аларга алып баручы юлларда автомат һәм автоном режимда эшләүче "видеотозак"лар куелачак. Мондый яшерен камералар санкцияләнмәгән чүплекләр янәшәсенә дә куелачак. Апас районы территориясендә...
-
Карамасар китапханәсендә әдәби кичә үткәрелде
Карамасар китапханәсендә "Табигать - тиңсез хәзинә"исеме астында әдәби тематик кичә үткәрелде. Кичәдә балалар туган җиребез - туган авылыбыз Карамасарның тәмле сулы чишмәләре, Акчура күле, аның табигате, урманы турында бик күп мәгълүмат алдылар. Урман белән су - табигать күрке дип әйтә халкыбыз. Урманда, болында үсүче күп төрле дару үләннәре кешегә күп...
-
Язгы бозга керергә куркыныч
-Апас районында да табигый сулыклар шактый. Кышын балык тотарга районга Ульян, Буа, Канаш, Казаннан ук килүчеләр бар. Бүген инде бу хакта онытырга кирәк. Балаларны да язгы ташу вакытында бозга якын җибәрмәгез. Язгы боз ястык калынлыгы булса да аңа ышанырга ярамый. Боз астына китмәс, суга батмас өчен аңа аяк та басмавың...
-
Зөядә быел да ярларын чистарту өмәсе үткәреләчәк
-Татарстанда 2017 ел экология һәм җәмәгать киңлекләре девизы астында үтәчәк,- диде журналистлар өчен 28 мартта үткән брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. -Россиянең иминлек министры Шойгу җитәкчелек иткән Рус география җәмгыяте (РГО) Татарстан сулыкларын өйрәнү маршрутына Чирмешән, Бола, Зөя елгаларын дә кертте. Байдарка-көймәләрдә йөзеп, гидроэкспедицияләр Иделгә кадәр...
-
Апас студентлары игелекле эштә
Апас аграр көллияте студентлары "Татарстан балалары - Сирия балаларына" Республикакүләм гуманитар акциясендә катнаштылар. Алар уку кирәк-яраклары җыелмасы туплап җибәрде.
-
Апаста сыер савучы апалар сөт урлаганы тотылган
Хәрәмгә кызыксаң, хәләл малыңнан да колак кагарсың диләр. Нәфесеңне тыеп, булганына шөкер итеп яшәүгә ни җитә дә бит. Бу төшенчәнең бар кеше дә асылын аңлап бетерми шул. Тормышта абынулар, ялгышулар булып тора. Һәр ялгыш адым үкенүләр һәм суд юлы белән тәмамлана. Соңгы вакытта үзләренә ышанудан файдаланып, хезмәт урыныннан нидер кыстырып...
-
Апаста салым инспекциясенә декларация тапшыру 2 майда төгәлләнәчәк
Район салым хезмәте җитәкчесе Рамил Нәбиуллин апаслыларны 2016 елда алган табышлар турында декларация тапшыру вакытының санаулы гына калуын тагын бер кат искәртә. -2 майда бу эш гомумән төгәлләнергә тиеш,-ди районның баш салымчысы. -Эш бирүчеләр, эшмәкәрләр һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен таләпләр катгый. Законнарда сизелерлек үзгәрешләр юк. Бүгенге тәртип буенча еллык эшчәнлек...
-
Апаслылар 5 процентлы кредитка өметләнә алалармы?
Россиянең дәүләт канаты астында эшләүче бер банкы ышанычлы, кредит тарихы чиста булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нибары 5 процент ставкалы кредитлар бирү портфеленә заказлар җыя. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәүгә 5 миллиард сумлык шундый кредитка заявка тапшырган. Аның 2,5 миллард сумлык өлеше хупланган. -Әлегә бу исемлектә Апас районы юк, эш дәвам...
-
Апас тракторлары печән ашамый
-Татарстан күләмендә еллык кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен якынча 140 мең тонна ягулык-майлау материаллары кирәк,- дип санап чыгарганнар авыл хуҗалыгы министрлыгында. - Безнең районда быелгы кыр эшләренә кимендә 5-8 мең тонна дизель ягулыгы, бензин, төрле майлар кирәк булачак. Ел да Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча аның шактый...