Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун авыл җирлеге буенча ифтар мәҗлесенә 250 кеше чакырылган

Каратун бистәсендә яшәүчеләр өчен ифтар мәҗлесе мәктәптә оештырылды. Бирегә 50 кеше килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кыскача райондагы уңай үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Кылган догаларның кабул булуын теләп, һәркемгә уңышлар юллады. Аның һәр сүзе, теләгенә мәҗлестәгеләр канәгатъ булып, "Амин" дип әйтеп тордылар. Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәтнең вәгазьләре, Төркия...

Каратун бистәсендә яшәүчеләр өчен ифтар мәҗлесе мәктәптә оештырылды. Бирегә 50 кеше килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кыскача райондагы уңай үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Кылган догаларның кабул булуын теләп, һәркемгә уңышлар юллады. Аның һәр сүзе, теләгенә мәҗлестәгеләр канәгатъ булып, "Амин" дип әйтеп тордылар. Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәтнең вәгазьләре, Төркия кунагы Сабри Айдинның бик тә күркәм тавыш белән коръән аятьләре укып, азан әйтүе һәркемнең күңеленә хуш килде.

- Җирлек буенча башкарган хезмәтләр шактый. Авылдашларымның изге гамәлләре, догалары белән уңышлы бара безнең эшләребез. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Табын хәзерләүдә булышкан һәркемгә, шулай ук мәктәп коллективына рәхмәт, - диде үз чыгышында Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.

Изге айның изге гамәлләре алга таба да дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар