Ифтар тег белән яңалыклар
-
Апас районы авылларында ифтар мәҗлесләре узды
Дәвеш авылы мәктәбендә Хәйдәр Булатов ун бабай һәм унбиш әбине кунакка чакырып ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәктәп, укытучылар коллективы мул табын әзерләргә ярдәм иттеләр. Изге айда изге гамәл кылучы, шушы табынны оештырып дин кардәшләребезне җыеп догалар укып, вәгазьләр сөйләү мөмкинлеге булдыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди мәчет картлары исеменнән Хәлим Садриев....
-
Каратун авыл җирлеге буенча ифтар мәҗлесенә 250 кеше чакырылган
Каратун бистәсендә яшәүчеләр өчен ифтар мәҗлесе мәктәптә оештырылды. Бирегә 50 кеше килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кыскача райондагы уңай үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Кылган догаларның кабул булуын теләп, һәркемгә уңышлар юллады. Аның һәр сүзе, теләгенә мәҗлестәгеләр канәгатъ булып, "Амин" дип әйтеп тордылар. Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәтнең вәгазьләре, Төркия...
-
Апасның Яшьләр урамындагы 40 нчы йортта яшәүчеләр дә изге гамәлдән читтә калмаганнар
Динебезне хөрмәт итүче ханымнар уйлаштылар да бергә җыелып ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Тирә-күрше йортлардагы ураза тотучы апалар да табын түрендә булдылар. Мәчеттә дин белеме алган Дания Самольянова, Рәмзия Абдуллина бөтен шартын китереп сүрәләр укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir
-
Апаста ифтар мәҗлесе узды
Кичә Апасның 170тән артык дин кардәшләребез ресторанга ифтар мәҗлесенә җыйналды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирегә килгән халыкны Рамазан ае белән кайнар котлады, районда барган зур эшләр белән таныштырды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт үтемле итеп, Рамазан аеның савабы, дини тәрбия турында вәгазь сөйләде: - Балаларыбызны, оныкларыбызны...
-
Казанда үткән зур ифтар ашына апаслылар да барды
26 июньдә ике автобуска утырып кичке биштә Казанга кузгалган 30 дан артык мосафирны Апас хакимияте вәкилләре, туганнары зурлап озатып калдылар. Төзелешендә Апас халкы да катнашкан бик гүзәл "Казан-Арена" янында аларны республика җитәкчеләре, Татарстан Дини Назәрәт вәкилләре, ирекле ярдәмче-волонтерлар каршы алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, вакытлыча Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм...
-
Авылдашларым белән күрешү үзе бер гомер ул
Борнашлылар ифтар табыны артында район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Төркия кунагы Ибраһим Бөек белән очрашты. Борнаш авылында сәламәтлеге булган һәркем ураза тотарга тырыша. - Ризыклардан тыелып тору тормышның кыйммәтен, ризыкларның ни дәрәҗәдә тәмле булуын аңларга ярдәм итә. Күптән тилмереп көтелгән, җәй дәвамында тамып та карамаган яңгырларның да шушы изге айда...
-
Җәмигъ мәчетендә яшьләр очрашуы
Җәмигъ мәчетендә Апас яшьләре өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Зират чистартуда, тирәсен тотуда катнашкан яшьләр Төркия кунагы Ибраһим Бөек вәгазен бик теләп тыңладылар.
-
Яхшы ният – эш башы
13 августта Заготзерно бистәсендәге "Нәҗиб" мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлесне район башлыгы Р. Н. Заһидуллин шәхсән үзе һәм гаиләсе исеменнән, барлык чыгымнарны күтәреп оештырды. Бистәдә яшәүче, динебезне хөрмәт итүче 40 тан артык өлкән кеше чакырылган иде бирегә. Мул сыйлы табыннар артында догалар укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Мәчетнең мулласы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев...
-
Догалы табын – нурлы табын
Рамазан ае уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә дә ифтар мәҗлесләре оештырыла. 11 августта Каратун авыл җирлеге мәктәптә ифтар мәҗлесе үткәрде. Каратун урта мәктәбендә Каратун, Ашлык кабул итү поселогы, Морзалар, Свияжский поселогы ветераннары өчен тәмле ашлар пешерелеп, мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Зөһрә Хаева җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр...